Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Разил Вәлиев яшь язучыларга үзләре белгән бүгенге чор турында язарга киңәш итте

Халык шагыйре Разил Вәлиев Шәриф Камал премиясе бәйгесендә катнашучыларның иҗади эшләрен анализлады һәм киңәшләрен бирде.

«Яшь язучылар үзләре белгән бүгенге заман турында түгел, әти-әниләре, әби-бабайлары чоры турында яза. Әле генә бер кыз бала белән сөйләштек. Хикәядә үзе күрмәгән илленче елларны тасвирлаган», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Разил Вәлиев яшь язучыларга бүгенге көнне, бүгенге мөнәсәбәтләрне языгыз, дип киңәш бирә. «70-80 яшьлек язучыларыбыз бүгенге көн турында яшьләр кебек яза алмый. Мин дә алар кебек яза алмыйм», – ди бәйгенең жюри рәисе булган халык шагыйре.

Жюри әгъзалары әдәби бәйгегә килгән әсәрләр арасында дини теманың күп булуына игътибар иткән. Аның күзәтүенчә, элек алай ук булмаган. Язучы моны яшь иҗатчыларның үзләренең диндә булуына да бәйләп карый. Аларның динне шактый белеп язуларын, әмма моның тышкы атрибутикага кайтып калуын, диннең эченә керә алмауларын искәртте.

«Хикәя өчен иң кирәкле нәрсә – гыйбрәтле вакыйга юк. Вакыйга булсын өчен син аны кичерергә тиеш. Алар яшь әле, андый вакыйгага тап булмаганнар. Шуңа күрә китаплардан укып белгәнне, кешедән ишеткәнне үз стильләрендә язалар», – ди ул.

«Хикмәтле фикерләр һәм тормыш тәҗрибәсе яши-яши килә», – дип нәтиҗә ясады язучы.

 

 

  • Бүген Татар китабы йортында 2022 ел өчен Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 32 проза әсәре һәм 11 тәрҗемә әсәре килгән.
  • «Проза» номинациясендә Светлана МөхәммәдиеваГөлназ Əхмәдиева җиңде. Яшь язучыларны Татарстанның халык шагыйре, бәйгенең жюри рәисе Разил Вәлиев котлады.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев