Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Равил хәзрәт Зөфәров: Бер сәгать дәүләтне саклау хезмәтендә булу 60 көн ураза тотуга тиң

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров дәүләтнең чиген саклап, бер сәгать шул хезмәттә булу 60 көн ураза тотуга тиң икәнен әйтте. Бу хакта ул контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек йөзеннән оештырылган «ВСЕ СВОИ» телевизион марафоны кысаларында сөйләде.

«Ватанны сөю – иманнан, дигән сүз хак. Ватаныбызга карата мөнәсәбәт иманыбызга бәйле. Рәсүлебез (с.г.в): «Ике төрле адәм баласының күзләре ут күрмәс», – ди. Ягъни аларга җәһәннәм уты кагылмас. Алар – Раббысына күп итеп зикер иткән, ягъни Раббысын искә алып елаган кеше һәм Раббысы инде насыйп иткән дәүләтенең чиген саклаган адәм баласы. Дәүләтнең чиген саклап, бер сәгать шул хезмәттә булу 60 көн ураза тотуга тиң. Бу хакта хәдисләрдә әйтелә. Динебез шундый савап вәгъдә итә, ягъни бу – безнең бурычыбыз, чөнки дәүләтебез безгә бу әманат итеп бирелгән», – дип сөйләде ул.

Хәзрәт Бөек Ватан сугышы елларында мөфти булган Габдрахман хәзрәт Рәсүлев фәтвасын искә алды.

«Мөселман кардәшләребез илбашының карарын хуплап кабул итте. Бөек Ватан сугышы вакытындагы мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлев ул дәвердә үк бөтен мөселманнарга мөрәҗәгать итте. «Раббыгыз Аллаһ юлында көрәшегез, Ватаныбызны саклагыз. Сезнең гомерегезгә кул сузганнарга каршы торыгыз, әмма чиктән үтмәгез. Раббыгыз Аллаһ чиктән үткәннәрне яратмый», – дип, фәтва кылды. Бу фәтва бөтен телләргә тәрҗемә ителде. Бөтен халыкларга таратылды. Карыйк тирә якка. Бөтен мөселман илләре Россияне хуплап чыкты. Бу да хакыйкать юлында булуга бер ишарә булып тора», – диде ул.

 

 

Ул илдә традицион конфессияләрнең дус булып яшәвен, бер юлдан баруын ассызыклады. «Дус, бер фикердә булып яшәвебез Аллаһның рәхмәтенә алып бара. Аллаһка шөкер, илебездә мәхшәр, әшәкелек, яманлык таралмады. Илебезнең кануннары нык», – диде ул.

Хәзрәт сүзләренчә, дин әһелләре, мөселманнар махсус хәрби операция зонасында булучыларга ярдәм күрсәтүнең мөһим булуын аңлый.

«Ярдәмнәр төрле формада җыела, егетләребезгә озатыла. Бер теләк: асыл каһарманнарыбыз җиңү белән якыннары янына Ватаныбызга әйләнеп катса иде. Минем янга контракт төзегән егетләр дә килә. «Хәзрәт, ничек була икән? Савабын, әҗерен күрәмме икән?» – диләр. Егетләребезнең Аллаһ белән бәйләнеше өзелми. Ул анда якларга, сакларга, төзеклек кылырга дигән изге ният белән бара», – диде ул.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев