Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтәчәк

Юбилей кичәсе Равил Шәрәфиевның нәкъ туган көненә билгеләнгән. 5 апрельдә артистка 85 яшь тулды.

Бүген Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның 85 яшьлек юбилей кичәсе уза. «Татар-информ» кичәне онлайн күрсәтәчәк.

Кичә зур аншлаг белән узар дип көтелә, чөнки билетлар берничә көн эчендә сатылып беткән.

Кичәнең сценариен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган. Режиссер – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.

«Мин Равил абыйның дүртенче зур юбилеен әзерләүдә катнашам – сценарий язам. Аның кичәләрен яратып эшлим», - диде Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Ул Камал театрының берничә спектаклендә Равил Шәрәфиев белән ике составта уйнады. 

Юбилей кичәсе Равил Шәрәфиевның нәкъ туган көненә билгеләнгән. 5 апрельдә артистка 85 яшь тулды.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев