Равил Шәрәфиев Тинчурин театры премьерасына көчле финал ясап бирде
Татар театрының легендар артисты Равил Шәрәфиев Тинчурин театры премьерасына көчле финал ясап бирде. Туфан Имаметдинов чыгарган «Хыялга бер адым» спектакленнән соң ул сәхнәгә күтәрелеп театр музее өчен Заһидә Тинчурина бүләк иткән тәлинкәне тапшырды.
«Шундый авырлыклар күреп фидакарьләр корган театр ул татар театры. Аларга җиңел булмаган, безгә – театрны төзеп бетергәч уйнаучыларга җиңелрәк туры килде. Безне поездлардан да төшереп калдырмадылар, самолетында да очтык», – диде ул артистларны котлап.
«Минем дә күңелем тулды, Кәрим абый», – диде ул Кәрим Тинчурин ролен башкарган актер Артем Пискуновка мөрәҗәгать итеп.
Равил Шәрәфиев үз чыгышында Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханым белән 10 ел аралашып яшәве, аңа ярдәм итеп торуы турында әйтте.
«Бервакыт Заһидә ханым миңа кытай вазасы бүләк итмәкче иде. Карыйм – янәшәсендә китек тәлинкә тора. «Монысын үзегезгә калдырыгыз – кемгә дә кирәк булыр. Ә бу тәлинкәне чыгарып атырлар, бирегез аны миңа», дидем. Заһидә апа «Кәрим ул тәлинкәне кибеттән китек көе алды», диде. Мин тәлинкәнең китеген аны утыртып куярлык итеп кистердем», дип сөйләде ул.
«Тинчурин театры Кәрим Тинчурин һәм шул чор артистлары турында спектакль чыгара дигәч, мин аны шушы театрга бүләк итергә булдым. Тәлинкә китек булса да, безнең җаныбызны ялгый торган истәлек булып калсын», диде Равил Шәрәфиев.
Тәлинкәне театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов кабул итеп алды. Аннары тәлинкә Артем Пискунов кулына күчеп ул аның кулына күтәреп тамашачыга баш иде.

«Хыялга бер адым» спектакле халык язучысы Рабит Батулла тәкъдиме белән Туфан Имаметдинов тарафыннан куелган. Театр заказы буенча пьесаны Рөстәм Галиуллин язган.
- Спектакль 19, 27 декабрь, 8, 27 гыйнвар көннәрендә планлаштырылган.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев