Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Равил Ибраһимовның «Россиянең алтын запасы сере» китабы дөнья күрде

Тарихчы Равил Ибраһимовның «Россиянең алтын запасы сере, яки «Казан» Колчак алтыны тарихы» китабы дөнья күрде.

Бүген Татарстан китап нәшрияты «Ногай» кунакханәсендә китап авторы белән очрашу үткәрде. Чарага тарихчылар һәм журналистлар чакырылган иде.

 

 

Гражданнар сугышының иң кызыклы эпизодларының берсе – Казанда сакланган Россиянең күпчелек алтын запасын ак гвардиячеләр тарафыннан Себергә күчерү була. 1918 елда Комуч (Бөтенроссия Учредительное собраниесе әгъзалары комитеты) гаскәре алтынны пароходларга төягәндә 400 пот (якынча 6,5 тонна) алтын юкка чыга. Равил Ибраһимов тарихи документларга, шул чорда яшәгән кешеләрнең сөйләп калдырган истәлекләренә нигезләнеп алтын урлау схемасын һәм маршрутын сурәтли. Ул шулай ук алтынның яшерелгән урынын фаразлый. Бу турыда китапта язылган. Кыйммәтле металл бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

  • Беренче Бөтендөнья сугышы башланган чорда Казанда хәзерге Баумана урамында Россиянең иң заманча банкы кулланышка тапшырыла. Сугыш башлангач, Петроград, Мәскәү, Самара, Тамбов һәм башка шәһәрләрнең банкларында сакланган алтын, көмеш, кыйммәтле ташлар Казанга эвакуацияләнә. 1918 елга кадәр илнең алтын запаслары Казанга озатылган булган.

«Советлар Союзы оешкач, югалган алтынны эзләү эшенә «Алтын руно» дигән исем бирелә. Тикшерүчеләр алты томнан торган документларны дәүләт сере статусында саклый. Аңа 90 ел вакыт узса да, яшерен материаллар тарихчыларга бирелми. Миңа аларның бер өлешен яшерен архивта күрергә, документлар белән эшләгән тикшерүчеләр белән сөйләшергә насыйп булды», - диде Равил Ибраһимов.

 

 

Китап авторы яшьлек елларында Америкада яшәгән. Очраклы рәвештә ул Колчак армиясендә хезмәт итеп, соңыннан эмиграциягә киткән офицерлар белән очрашкан. Казанда туып үскән Равил Ибраһимовка алар урланган алтын турында берникадәр мәгълүмат биргән. Аның бу тема белән кызыксынып китүе шул очрашудан башланган.

Тарихи-публицистик китап 2 мең данә белән Татарстан китап нәшриятында басылган. Аны нәшриятның кибетләрендә сатып алырга мөмкин. «Читтә яшәүчеләр интернет-кибет аша заказ бирә ала», - дип аңлаттылар нәшриятта.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев