Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рәссам Гобәйдуллинның гаиләсе Казанның символы – Елан статуясын сатуның сәбәбен аңлатты

Берничә ел дәвамында Казан Кремле янындагы мәйданны бизәп торган Елан скульптурасын Татарстан башкаласыннан алып китәргә мөмкиннәр.

Хәзер аны 4,5 миллион сумга сатуга куйганнар – популяр ресурста шул хакта игълан урнаштырылган. Автор – танылган рәссам һәм скульпторның туганнары «Татар-информ» агентлыгына бу фактны раслады һәм аны башка төбәккә яңа хуҗага тапшырырга каршы булмауларын искәртте.

Скульпторның якыннары агентлыкка хәбәр иткәнчә, мәшһүр скульптураның төп нөсхәсе сатуга куелган, ә «Кремль» метро станциясендә урнаштырылганы исә – аның күчермәсе.

«2005 елда шәһәрнең Меңьеллыгы уңаеннан метроны ачу тантанасында скульптураның төп нөсхәсе урнаштырылган иде. Ул «Кремль» метро станциясендә 2011 елга кадәр торды, – дип ачыклык кертте игъланның авторы, Марат Гобәйдуллинның бер туганы. – Әмма 2011 елда, «Рубин» һәм «Спартак» командалары матчы узгач, «Спартак»ның фанатлары ачудан әлеге скульптураның бер өлешен вата».

Металлдан ясалган Елан авторына бик тә кадерле – ул аның диплом эше була. Нәтиҗәдә, ул зыян күргән Еланны алып аңа реставрация ясый һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклый. Аның урынына күчермәсен урнаштыра. Өстәвенә, барлык эшләрне дә ул үзенең һәм дусларының акчасына башкара, дип искәртә рәссамның туганы.

Игълан авторы сүзләренчә, скульптураны сатып алырга теләүчеләр актив рәвештә шалтырата, әмма билгеләнгән бәягә әле беркем дә риза булмаган. Әгәр Россиянең башка төбәгендә яшәүче берәр кеше бу сумманы тәкъдим итсә, Гобәйдуллинның туганнары аны бирәчәк. Шуңа күрә канатлы Еланның төп нөсхәсе Казан белән мәңгегә «хушлашырга» мөмкин.

  • Рәссам, скульптор, чүкеп ясау остасы Марат Хадим улы Гобәйдуллин 1977 елда туган. Казан сәнгать училищесын тәмамлаган, аннары Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясендә укыган. Күпмедер вакыт чит илдә эшләгән. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
  • Марат Гобәйдуллин 2022 елда вафат булды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев