Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рәшит Минһаҗев: Элек түрәләр журналистларны йөгереп чыгып каршы алалар иде

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында 40 еллап журналистика өлкәсендә эшләгән журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗев элеккеге һәм хәзерге вакытта журналистка булган мөнәсәбәт турында сөйләде.

«Журналист килсә, каршы йөгереп чыгып каршы алалар иде», – дип сөйләде ул.

Журналист искә алуынча, элекке вакытта районнарга барган журналист һәрвакыт район башлыгы белән очрашкан.

«Элек кайсы да булса районга барган чакта, журналист турыдан-туры Беренче секретарьга керә иде. Әле мин хәтерлим: «АзнакайНефть»тә беренче мәртәбә җитәкче сайлап куялар. Мин, журналист буларак, Казаннан килдем. Ул вакытта Шәфәгать Таһаветдинов Лениногорск шәһәр комитетының Беренче секретаре иде. Мин төшүгә, ул минем янга чыгып күрешкән иде. Ә хәзер сине район башлыгы кабул итмәскә дә мөмкин, кертмәскә дә мөмкин», – диде ул.

Рәшит Минһаҗев, заманалар үзгәрә төшкәч, район җитәкчеләренең журналистларга карата мөнәсәбәте үзгәрүен әйтте.

«Бераз заманалар үзгәрә башлагач, Минзәләгә бардым. Минзәләнең башлыгы ул вакытта мине кабул да итмәде. «Мин беләм аны» дип әйткән дә, шул сүзләрне миңа җиткезделәр. Мине каян белә ул – аңламадым. Бәлки, ул мине тәнкыйть белән килгәндер дип уйлагандыр. Мин, әлбәттә, язасы темамны барып яздым, әмма, килгәч, район җитәкчелеге белән күрешеп чыгыйм дип, элеккеге гадәт буенча кергән идем», – дип искә алды журналист.

 

Гөлназ Әхтәмҗанова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев