Рафис Атаказ: Блогерлар журналистлардан дөрес язу, текстны дөрес бирүне өйрәнсә иде
«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Чарада катнашкан блогер Рәфис Атаказ үзенең укытучы күңеленә тигән мәсьәләне күтәрде.
Блогерлар һәм журналистлар эшчәнлегенә басым ясап, шуны әйтәсе килә. Сез, блогерлар, журналистлардан дөрес язу, стилистик, мәгънәви яктан текстны дөрес бирүне өйрәнсәгез иде. Мин, укытучы буларак, 6 ел блогерларны карап барам. Ул хата! Элементар, тупас хаталар! «Килмәячәк» урынына «килмиячәк» диюләр, -да, -дә, -та, -тә кушымчаларының язылышын татар блогерларына гомер өйрәтмәгәннәр диярсең.
«Ткб», «рхмт» дип язудан гомерегез миллион ел булыр инде, ул кадәр секундларны экономиялисез. «Рәхмәт», «туган көнең белән» дип язу авырмы ул? Журналистлардан материалны бирү буенча күп әйбергә өйрәнеп була. Блогерга журналист кебек булу өчен әле бер капчык тоз ашарга кирәк, ди ул.
Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев