Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Радик Габдрахманов: Талантлы балалар өчен лагерь булдырырга телибез

«Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов талантлы балалар өчен лагерь булдырырга теләвен әйтте.

Бу хакта ул «Балачак» җыр бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде. Спикерга бәйгенең приз фонды турында сорау бирелгән иде. Ул башта шул турыда әйтте, аннан талантлы балаларны җыю өчен тагын бер мәйдан булдырырга теләвен әйтте. 

«Һәр балага бүләк әзерлибез. Төп приз – клип төшерү. Инде берничә ел дәвамында бер фикер яши, быел чынга ашыра алырбыз дип уйлыйм. Талантлы балалар өчен спорт-иҗат лагерен булдырырга телибез. Анда татар эстрадасы артистлары остазлар булыр иде. Балалар өчен өйрәнү, күңел ачу, дуслашу өчен мөмкинлек булачак», – диде ул. 

Аның сүзләренчә, лагерь җәй айларында оештырылачак. 

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев