Рәдиф Кашапов: Зур шәһәрләрдә татар булып калу өчен иң мөһиме – татар телен белү
Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы узды.
Форумда катнашкан журналист, музыкант Рәдиф Кашапов милләт турында, зур шәһәр шартларында туган телдә сөйләшү турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Мин татар авылында туып, гомерем буе Чаллыда яшәдем, Чаллы безнең татар шәһәре булып саналмый. Аннары Санкт-Петербургка күчеп киттем, Питер, ничек карасаң да, татар шәһәре түгел. Ләкин чит шәһәрдә яшәгәндә син үзеңнең кем икәнлегеңне аңлый башлыйсың. Мәсәлән, син Казанда яшисең, татарча бер сүз белмәсәң дә, үзеңне татар кешесе дип саныйсың. Минемчә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар булып калу өчен иң мөһиме – татар телен белү. Кайвакытта әйтәләр, татар булу өчен кеше мөселман булырга тиеш, фәләнне-фәләнне эшләргә тиеш, дип. Кемдер әйтә: «Я – мусульманин, но татарского не знаю», – дип. Минемчә, татар теле беренче урында булырга тиеш. Иң төп әйбер – тел, аннары башка әйберләр кушыла.
Телне өйрәнү белән бүген зур проблемалар бар. Күп чит илләрдә, шәһәрләрдә татар мәктәпләре юк, кеше татар телен өйрәнә алмый. Ул – бик җиңел булырга тиешле әйбер. Менә сез әйтәсез, мин балалар белән татарча сөйләшәм, дип. Ләкин хәзер аның билингвизм (икетеллелек – авт.) чоры башланачак. Син аның белән көрәшә башлыйсың, баланың лексиконына рус сүзләре керә башлый, ул тиз генә рус телен үзләштерә.
Үзлегеңнән балаңа татар телен сеңдерәсең икән, син – чын баһадир, каһарман, батыр кеше. Ләкин чынбарлыкта һәрбер кеше дә андый була алмый. Һәрбер кеше дә баласына татар китапларын сатып алмый, татар театрларына алып бара алмый. Ул бик җиңел булырга тиеш, ләкин хәзер ул – төп проблема. Гомумән хәзерге Рәсәй шәһәрләре мультимәдәниятле, мультителле шәһәрләр түгел, кызганыч, алар монотелле, ди ул.
Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев