Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Путин Казанда узган БРИКС саммитында 40 сәгатькә якын эшләгән

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитында 40 сәгатькә якын эшләгән. ТАСС агентлыгы исәпләп чыгарганча, шушы вакыт эчендә ул барлыгы 22 чара үткәргән.

Саммитның беренче көнендә, 22 октябрьдә, Россия лидерының эш программасы төш вакытында башланды һәм төн уртасы җиткәндә тәмамланды, икенче көнне 10.00 сәгатьтә башланып кичкә кадәр дәвам итте. Өченче көнне 11.00 сәгатьтә башланды һәм җомгада төнге икенчеләргә кадәр сузылды – төн уртасыннан соң ул Серб Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты.

22 октябрьдә башланып 24 октябрьдә төгәлләнергә тиешле БРИКС саммиты чынлыкта 25 октябрьгә кадәр дәвам итте.

24 октябрьдә узган «БРИКС плюс / аутрич» форматындагы утырыш (ул 3,5 сәгать дәвам итте) саммитның иң уңай вакыйгасы булды, анда 40ка якын дәүләтнең вәкилләре һәм халыкара оешма җитәкчеләре катнашты. Аңа кадәр, 23 октябрьдә, Путин тар һәм киң составларда БРИКСның ике төп утырышын, шулай ук РФ Президенты исеменнән тантаналы кабул итү үткәрде.

Шуның белән бергә, Россия дәүләте башлыгы катнашындагы чараларның төп өлешен ике яклы очрашулар тәшкил итте. Ул дәүләт һәм халыкара оешмаларның 16 вәкиле белән сөйләшүләр үткәрде. Уртача алганда мондый әңгәмәләр бер сәгатькә якын дәвам итте.

Аерым алганда, Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашты. 23 һәм 24 октябрьдә ул Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәд белән аралашты.

Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланды, ул бер сәгатьтән артык дәвам итте. Анда РФ Президенты 12 журналистның соравына җавап бирде.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев