Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Песошин Сталинград сугышында җиңү турында: Бу көн халкыбыз батырлыгы символына әверелде

Сталинград сугышында совет армиясенең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлыйм. Бу көн Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның батырлыгы, гайрәте һәм какшамаслыгы символына әверелде.

Совет солдатлары һәм офицерлары, шулай ук Сталинград герой-шәһәре халкы Ватанны фашист илбасарларыннан азат итү өчен үз канын түккән. Аларның фидакарьлеге, батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы безнең тирән рәхмәтебезгә һәм хөрмәтебезгә лаек.

Бу дата безгә совет халкының азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәштә ныклыгын искә төшерә. Бүген без Ватан өчен гомерен биргән кешеләрне искә алабыз һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак.

Сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим», — диелә мөрәҗәгатьтә.

  • Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында төп яуларның берсе. Немец-фашистларны тар-мар итү белән тәмамланган Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев