Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Өлкәннәр һәм балалар өчен турнирлар, тарихи фехтовкалау буенча квест һәм мастер-класс — Казанда «Паркта уйныйбыз!» фестивале узачак

Чара 21 нче июльдә Горки-Әмәт урманында узачак.

  •  
  •  

Горки-Әмәт урманында 21 нче июльдә «Паркта уйныйбыз!» фестивале узачак. Кунакларны турнирлар, лекцияләр, квест һәм башка активлыклар көтә. Керү ирекле.

14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр яшел аланда шәһәр халкы 100 дән артык өстәл уеннары уйный алачак, шул исәптән «Каркассон», «Колонизаторы», «Взрывные котята», «Трио» һәм башкалар. Фестиваль кунакларына сугыш уенында көрәшергә, блоклардан зур манара җыярга, тарихи фехтовкалау буенча мастер-класста катнашырга, тере чират яки алдан теркәлү буенча квест үтәргә тәкъдим ителәчәк (теркәлү 18 нче июльдә 17:00 сәгатьтә ачылачак).

Лекториядә 15:00 сәгатьтә «Ай-куб» мәгълүмати-инженерлык инкубаторына нигез салучы Вадим Полюга чыгыш ясаячак. Ул уйнаганда ничек укырга һәм уку барышында уйнау турында сөйләр. 16:30 сәгатьтә «Өстәл уеннары төзү һәм аларны яңа кадрларны өйрәтүдә куллану» лекциясе башлана. Аны уен гамәлчесе һәм уеннар төзүче Борис Фетисов тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, көн дәвамында фестивальдә өстәл уеннары ярминкәсе эшләячәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев