Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә
Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.
Республика ифтары 7 майда «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләре җыелачак: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге чикле булган кешеләр.
Быел исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев