Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Нурихан Фәттахка багышланган кичәдә халык Тукай музее залына сыеша алмады

Тукай музеенда Нурихан Фәттахның 95 еллыгы уңаеннан оештырылган кичә язучының «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмә белән ачылды. Күргәзмәдә Фәттаховлар гаиләсе кияве рәссам Руслан Ибраһимовның 11 картинасы урын алган.

Кичә Тукай музее залында барды, әмма залда тамашачыга урыннар җитмәде. Килгән халыкның музей залына сыймавы тамашачыда кичәнең нигә аның мондый кечкенә залда оештырылуы турында сорау тудырды.

Тамашачының соравын үзенең чыгышында Нурихан Фәттахның якташы, шагыйрә Нәҗибә Сафина яңгыратты: «Минем бу залда бәлки әйтелмәскә тиешле бер җөмләм бар – нишләп инде Нурихан Фәттах булган шәхескә зуррак зал бирмәскә иде?! Нигә ул ике-өч заллык халык басып тора? Уйланырга кирәк, җәмәгать!» дип тәмамлады ул үз чыгышын.

«Мин дә бирегә кыенсынып кына килдем. Нурихан ага, әлбәттә, зуррак залларга лаек. Без бирегә җыелып моны, һичшиксез, расладык», диде шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да үз чыгышында.

Кичәдә Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, халык язучысы Рабит Батулла, күренекле язучылар Вахит Имамов, Зиннур Хөснияр һәм башкалар чыгыш ясады.

Кичәнең режиссеры – Александр Далматов, хореографик композицияне хореограф һәм артист Артур Шәйдуллин куйган. Нурихан аганың әсәрләреннән өзекләрдә Тинчурин һәм Кариев театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары катнашты.

Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова әйтүенчә, 95 еллыгына рәсми кичәләр каралмаган. Шунлыктан аның бюджеты юк. Татарстан язучылар берлеге бинасында ремонт бару сәбәпле кичәне анда уздырып булмый, шунлыктан аренда түләве соралмый торган зал эзләнгән һәм шушы Тукай музее залына тукталганнар.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев