Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ноябрь аенда Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә узачак

1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» дигән бушлай белем бирү атнасы узачак.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Россиянең 6 төбәгеннән килгән педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башлана.

2023 елның маенда проектның йомгаклау концерты булачак. Анда катнашучылар театр сәхнәсендә татар биюе буенча яңа постановка тәкъдим итә алачаклар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев