Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Нәүрүз кунаклары Камал театры янында концерт караячак һәм пылаудан авыз итәчәк

Казанда 23 мартта, 12.00 сәгатьтә, Г.Камал театры янындагы мәйданда «Нәүрүз» бәйрәме (төрки һәм иран халыкларында – Яңа ел) узачак. Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кунаклар өчен традицион интерактив мәйданчыклар оештырылачак, төп сәхнәдә исә Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Нәүрүзнең төп милли ризыкларыннан берсе, төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә, шулай ук традицион халык уеннарында катнаша алачак.

Моннан тыш, «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе дә була. Анда милли җәмгыятьләрнең иң яхшы вәкилләре үз сәләтләрен һәм милли киемнәрен күрсәтәчәк. Шулай ук «Нәүрүз батыры»н да ачыклаячаклар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә якынлашып килүче «Нәүрүз» бәйрәме уңаеннан күрсәтмәләр бирүе хакында хәбәр иткән иде.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев