Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Начар ишетүчеләр өчен

2018 елның 4 декабрендә 11.00 сәгатьтә «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында начар ишетүче һәм ишетмәүче кешеләр өчен “Казан Кремле буенча видеогид” исемле яңа музей программасы тәкъдир ителәчәк.

Бу Татарстан Республикасында беренче шундый музей проекты.

Проект Казан Кремле объектлары һәм тарихы турында 19 видеоролик тәкъдим итә, аларда мәгълүмат ишарәләр  телендә җиткерелә. Материалны уңайлы кабул итү өчен видеогид субтитрлар белән дә тәэмин ителгән.

Проект ICL компанияләре төркеме һәм “Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

«АйСиЭл Техно» компаниясе Казан Кремле музейлары буенча хәрәкәт иткәндә кулланырга планшетлар бирде.

Программаны тәкъдир итүдә П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника колледжының начар ишетүче һәм ишетмәүче студентларыннан торган фокус-төркем катнашачак. Алар Казан Кремле объектлары буенча яңа гидны сынап караячак.

 

Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1339633.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев