Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Нәби Дәүли исемендәге гимназия тулысы белән татар телендә белем бирүгә күчә ала

Туган телләрне саклау буенча район комитеты чираттагы утырышында мәктәпләрдә ана телен үзләштерү, ана телендә тәрбия бирү мәсьәләсен тикшерде.

Комитет утырышын район башлыгы Александр Никошин алып барды. 
Район җитәкчесе киләчәктә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә бары тик татар телендә генә белем  бирелсә, дөрес булыр иде, дигән теләген белдерде.

–     Без бит гимназияне ачканда, аңа фронтовик якташыбыз Нәби Дәүли исемен бирүне сорап, республика җитәкчелегенә, Мәгариф министрлыгына «анда белем бирү татар телендә булыр» дип ышандырдык. Шуңа да гимназиядә киләчәктә балаларга белем бирүне туган телләрендә – татар телендә бирүне бурыч итеп куярга кирәк, – диде.

Җитәкче Базарлы Матак мәктәбе  буенча да үз фикерен җиткерде:


–     Районның иң зур уку йортында татар милләтеннән булган укучыларның кимендә яртысы туган телләрендә  белем алырга тиеш, – диде.

 

Комитет утырышында бу юнәлештә Базарлы Матак мәктәбендә нинди  эшләр башкарылуы хакында аның директоры Луиза Абдрахманова чыгыш ясады.
Луиза Заһидулловна татар балаларына туган телләрендә белем, тәрбия бирү юнәлешендә соңгы елларда күзәтелгән уңай үзгәрешләр белән таныштырды. Ата-аналар балаларын беренче сыйныфка биргәндә, БДИны тапшырганда кыен булыр дип, рус телендә укыту яклы икән. Луиза Заһидулловна укытучылары белән татар телендә дә белем алып, БДИларны уңышлы тапшырырга мөмкин булуы хакында әти-әниләргә кат-кат аңлату эшләре алып баралар икән.

Гимназия  җитәкчесе Фәридә Яруллина да үзләренең уку йортында туган татар телләрендә белем алучы укучыларның елдан-ел артуы  хакында  сөйләде. Аның чыгышыннан шунысы аңлашылды: гимназия берничә елдан соң гына тулысы белән татар телендә генә белем бирүгә күчә ала. 

 

 

Чуаш авылларында балаларга туган телләрендә белем, тәрбия бирү торышы белән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Мария Платонова таныштырды. 

Чуаш авыллары мәктәпләренә бу эшне активлаштыру ниятләнгән. Соңгы вакытта уку әсбаплары, җиһазлар да кайтарылган икән. Кайбер мәктәпләрдә чуаш телен үзләштерү торышы күпкә әйбәтләнгән.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева безнең мәктәпләрдә балаларга туган телләрендә белем, тәрбия бирү буенча нәтиҗәләр республикада яхшылар исемлегендә, диде.

Александр Никошин мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балаларны кабул иткәндә, аларга мөмкин кадәр күбрәк туган телләрендә  белем алырга мөмкинлек тудырылырга тиешлегенә басым ясады.

 

"Әлки хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев