Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәскәүдәге Татарстан вәкилләре республика мәнфәгатьләре өчен эшләр хакында сөйләште

Равил Әхмәтшин берничә депутатка Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча әзерләнгән истәлек билгесе тапшырды.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстан Республикасыннан сайланган депутатлар белән очрашу булды.

Очрашуда шулай ук федераль хакимият органнарында җитәкче вазифалар биләүче татарстанлылар да катнашты. Алар Татарстан мәнфәгатьләрен кайгырту буенча уртак эшләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итте Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Алар арасында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе, РФ тышкы эшләр министры ярдәмчесе Константин Колпаков, РФ Президенты Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттаховны һ.б. бар.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Вәкиллекнең икътисади һәм халыкара мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле эше, шулай ук Мәскәүдә якташларны берләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек турында сөйләде.

Равил Әхмәтшин берничә депутатка Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча әзерләнгән истәлек билгесе һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге бүләкләргә Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов, Алмаз Фәйзуллин, Әлфия Когогина һәм Айрат Фәррахов лаек булды, диелә хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев