Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөселман уку йортлары арасында татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле

Катнашучылар татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы номинацияләрендә көч сынашты.

 Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теленнән республикакүләм олимпиада узды. Олимпиаданы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты оештырды.

Олимпиада гадәттәгечә Коръән уку һәм дога кылу белән башланды, аннары катнашучылар биремнәрне үтәүгә кереште. Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татар әдәбияты номинациясендә егетләр алдан әзерләнгән вәгазь белән жюри каршында чыгыш ясады. Ә кызларга «Г.Тукай иҗатында дини мотивлар» дигән темага эшне якларга кирәк иде. Калган номинацияләрдә катнашучылар тест биремнәре башкарды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре:

«Татар теле»

1 Мөхәмәтҗанова Айзилә — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
2 Хәбибрахманова Исламия — Россия ислам институты
3 Хисматуллина Мәликә — Буа мәдрәсәсе
«Татар әдәбияты» (егетләр, вәгазь конкурсы)

1 Гарипов Рәдиф — Казан ислам университеты
2 Таһиров Илсур — Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсе
3 Галимов Эмиль — Россия ислам институты
«Татар әдәбияты» (кызлар)

1 Сәйфуллина Сумайя — Буа мәдрәсәсе
2 Камалова Рәйхана — Урыссу «Фәнис» мәдрәсәсе
3 Сибгатуллина Зилә — Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе
«Татар халкы тарихы»

1 Йосыпова Илвира — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
2 Сәйтказинов Асыл — Казан ислам университеты
3 Зәйнуллин Булат — Россия ислам институты 

 

 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев