Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мөхәммәдия»гә укырга керүче абитуриентларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә

Бүген, 4 августта, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә абитуриентлар өчен көндезге бүлеккә укырга керү сынауларының чираттагысын тапшыра – әңгәмә уза.

Мәдрәсә мөгаллимнәре составындагы кабул итү комиссиясе 150 егет һәм 170 кыз белән әңгәмә кора: аларның ислам нигезләре, Коръән уку буенча белем-күнекмәләрен, шулай ук татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.

Әңгәмә һәм алдагы имтихан нәтиҗәләрен чыгарганнан соң, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләре исемлеге билгеле булачак. Беренче курска барлыгы 30 егет һәм 30 кыз кабул ителәчәк.

Абитуриентларның яртысы Татарстаннан булса, калганнары Россиянең төрле төбәкләреннән. Булачак шәкертләргә зур таләпләр куела: алар, документлар тапшырудан тыш, Коръән китабын оригиналдан (ягъни гарәп хәрефләре белән) укый белергә, җирле мәчеттән, мөхтәсибәттән яки мөфтияттән юнәлеш алып килергә тиеш.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар киләчәктә имам-хатыйблар, мөгаллим-мөгаллимәләр, тәрҗемәчеләр булып хезмәт итәчәк. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе Татарстанда дин әһелләре һәм дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләүче кадрлар үзәге булып тора. Аны тәмамлаучылар мәчетләрдә, мәгърифәт үзәкләрендә, мәчет каршындагы курсларда, дини идарәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә эшли. 1990нчы еллардан алып бүгенге көндә кадәр «Мөхәммәдия»дә ике меңнән артык шәкерт белем алып чыкты.

Искәртеп узабыз, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә читтән торып уку бүлегенә документлар 5нче августка кадәр, кичке бүлеккә 8нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев