Мөслим районы Метрәй авылында яшәүче Әсхәт Исәнбаев 200дән артык куян асрый
Метрәй авылында гомер итүче Әсхәт Исәнбаев күпләп куяннар тота. Аның ихатасындагы үзе ясаган 25 ояда 200 баштан артык озынколак яши.
– Куяннар асрау нәселдән килә. Әтием дә күпләп куяннар тәрбияләде. Кечкенә чакта аларны тәрбияләүгә без балалар да үзебезчә өлеш керттек. Үсеп җиткәч, мин дә хуҗалыкта куяннар үстерәчәкмен, дигән хыял белән яндым. Теләгем чынга ашты. Бу мавыгуым тора-бара яшәү рәвешенә әйләнде. Куяннар белән сөйләшә-сөйләшә, ашарларына салам, су куям. Шөгылем рәхәтлек бирә. Хезмәтне белеп, аңлап башкару аеруча күңелле, – ди Әсхәт абый.
Әсхәт абый озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Белгечлеге буенча агроном булган райондашыбыз: “Бик күп җирләрдә эшләргә туры килде, җитәкче генә булмадым”, – дип шаярта.
Калифорния токымлы ак куяннар да, Ак панон, Ризен, Белочка токымлы кара һәм соры куяннары да бар. Куяннарына ул арпа, бодай, печән, кишер, кәбестә ашата. Ел әйләнәсе тонналап азык сатып алырга туры килсә дә, зарланмый Әсхәт абый.
Лилия Шәймиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев