Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең банкет залында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җитәкчелеге һәм актерлары өчен, театрның Мәскәүгә гастрольләре уңаеннан, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән тантаналы кабул итү узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә

Кунакларны сәламләп, Россия мөселманнарының рухи лидеры аларны 9 октябрьдә Москонцерт Холл сәхнәсендә булган «Йосыф» спектакленең уңышлы премьерасы белән котлады. Мөфти спектакльнең югары сыйфатын, актерларның оста уйнауларын билгеләп үтте.

 

 

Шул ук вакытта, ул спектакльгә биргән бәянең объектив булуын искәртте, чөнки мөфтинең үзенең дә профессиональ режиссерлык белеме бар.

Равил Гайнетдин коллективка бүләкләр дә тапшырды. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов – Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медаленә, театр директоры Луиза Шарова, актерлар Илнар НизамиевИлфат КамалиевФәнис Кәлимуллин һәм Энҗе Камалиева «Рухи бердәмлек өчен» медаленә лаек булды. Шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Татарстан Мәдәният министрлыгына адресланган Рәхмәт хаты («Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын арттыруга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәттәшлек һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләрен оештырган өчен») тапшырылды.

 

Театр җитәкчелеге һәм актерлар мөфти шәех Равил Гайнетдингә җылы кабул иткәне, шулай ук «Йосыф» спектаклен сәхнәгә куйган вакытта консультатив ярдәме һәм театрның Мәскәүгә гастрольләрен оештыруда булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев