Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөфти: “Яулык ул – хатын-кызларыбызның таҗы”

Казанның “Туган авылым” милли-туристлык комплексында Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара – Казанның танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашуы узды.

Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге һәм “Halal market” хәләл ярминкәләр оештыручы үткәрә. Очрашуда шулай ук күп балалы һәм азкеремле әниләр дә катнашты.

Очрашуга җыелучыларны сәламләп, Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина татар халкында милли-дини үзенчәлекләрне саклау уңаеннан әлеге истәлекле көннең бик әһәмиятле булуын җиткереп, төп кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Россиядә мөселманнарның юридик хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган танылган адвокат Руслан Нагиевка сүз бирде.

Камил хәзрәт, татар-мөселман дөньясында да хиҗаб сүзе тирәсендә бәхәс күптәннән бара дип искәртеп, хатын-кызга бөркәнеп йөрү фарыз гамәл дип, хиҗаб турында Коръәннең “Әл-Әхзаб” һәм “Нур” сүрәләрендә килүен, биредә ул пәрдә сүзе белән телгә алынуын әйтеп узды.

– Безнең милләтебез исламга нигезләнгән. Беренче җырларыбыз – мөнәҗәтләр (дин, Аллаһ, Пәйгамбәребез турында), иң борынгы китабыбыз – “Кыйссаи Йосыф” (Коръәннең 12нче сүрәсе турында). Милләтебез исламда булганга күрә сакланган. Яулык кию – мода гына түгел, ул Раббыбызның әмере, сөннәттә аның хәдисләре бихисап, сәхабәләрнең, зур галимнәрнең хатыннары берсе дә яулыксыз йөрмәгән. Безнең өчен бу җитәрлек дәлил булып тора. Яулык ул – хатын-кызларыбызның таҗы. Горурланып киегез, Раббыбыз сездән разый булсын! – дип изге теләкләрен җиткерде ул.

Хиҗаб белән бәйле мәсьәләләрне юридик яктан Руслан Нагиев ачып бирде.

– 2000нче еллар башында массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта хиҗабка карата тискәре стереотип барлыкка килде һәм хәзер аңлату эшләре алып барырга кирәк. Чынлыкта, яулыктан яки хиҗабтан әйләнә-тирәдәгеләргә бернинди дә зыян, зарар юк, яулык ул – экстремизм билгесе түгел. Әлеге чараны үткәрүчеләргә зур рәхмәт! Сез тагын бер тапкыр яулык мәсьәләсендә хатын-кызларның хокукларын искә төшерәсез. Мин Россия мөселманнарының көндәлек тормышында яулык/платок сүзләрен кулланырга чакырам. Ул – Россиядә яшәүче җирле халыкларның традицион кием элементы. Революциягә кадәр Россиядәге барлык халыкларның хатын-кызлары яулык кигән. Яулык ул – халыкларның төп традициясе. Шуңа аңлату эшләре алып барырга кирәк. РФ Конституциясе дин иреген, законнар исә яулык киюче хатын-кызларны яклый. Яулык кию – ул хатын-кызның шәхси тормышы, – дип аңлатты юрист.

Алга таба җыелган хатын-кызлар белгечләргә сорау һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, киләчәктә әлеге чараны Яулык көне яки Татар милли киемнәре кичәсе исеме белән үткәрү, яулык ябу турында җомга вәгазьләре уку, татар дин галимнәренең исемнәрен популярлаштыру, аерым алганда, Нургали Хәсәновның язмышы турында киң аудиториядә чыгышлар ясау турында тәкъдимнәр яңгырады.

Хиҗаб көне хатын-кызлар өчен төзелгән программа буенча дәвам итте: мөслимәләр өчен кием-салым җитештерүчеләрдән чыгышлар, яулык бәйләү, керамикага бизәк төшерү буенча буенча мастер-класслар, сәламәтлек, бизәнү, әйберләре, дару үләннәре һ.б. буенча белгеч киңәшләре яңгырады.

Хәләл ярминкәдә теләге булган һәркем хәләл продукция, мөселман киемнәре, балалар өчен китаплар, сувенирлар, бүләкләр, кулдан эшләнгән эшләнмәләр сатып алды.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев