Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөхәммәтшин: Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстан лаеклы уздырачак

Татарстан Республикасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә үткәрәчәк. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган «Татарстан Республикасы киче»ндә шулай дип белдерде.

Ул барлык татарларны изге Рамазан ае тәмамлану белән котлады. Алда бөек бәйрәм –  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең юбилее көтелүе турында билгеләп үтте.

«Без бу бөек миссияне лаеклы башкарачакбыз. Идел буе Болгар дәүләтендә исламны ирекле кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан без кунакларга җитмештән артык чара тәкъдим итәбез, кунаклар 19, 20, 21 май көннәрендә безнең республикага киләчәк», –  диде Татарстанның Дәүләт Советы спикеры.

Татарстанга килгән һәркем җирле халыкның бердәмлектә яшәвен күрәчәк һәм тоя алачак,  дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.

Республикада төрле традицияле 173 милләт һәм халык яши, алар төрле телләрдә сөйләшә, дип искәртте сәясәтче. «Ислам –  тынычлык сөюче дин», –  диде ул.

Искәртеп үтәбез, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары Казанда һәм Болгарда 19-21 май көннәрендә узачак.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев