Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мирныйдагы яңа чаңгы-биатлон комплексында спортчыларның күнегүләре башланды

Казан Мэры дөнья дәрәҗәсендәге профессионаллар шөгыльләнә ала торган уникаль спорт объектында булды.

Казанның Идел буе районының Мирный поселогындагы яңа чаңгы-биатлон комплексында спортчыларның күнегүләре башланды. Бу шәһәрдә халыкара дәрәҗәдәге беренче чаңгы-биатлон трассасы, анда шул исәптән Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчылары да үз осталыкларын чарлый алачак. Трасса профессиональ чаңгычылар һәм биатлончылардан тыш, кышкы спорт төрләрен яратучыларга да ачык. Яңа спорт базасы ел әйләнәсендә эшләячәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген комплекс эшен тикшерде, аннары спортны үстерү буенча киңәшмә уздырды, анда спорт программаларын гамәлгә ашыру һәм спорт мәктәпләрен үзгәртеп кору турында фикер алыштылар.

Комплекс чаңгы трассаларын, ату урынын, трибуналарны һәм вакс-кабиналарны үз эченә ала. Аның үзенчәлекләренең берсе – трассага күбрәк спортчылар чыгу мөмкинлеген бирә торган ату коридорларының саны арту (стандарт 30 урынына 40). Шәһәр башлыгы чаңгыларны прокатка алу пунктын, биатлон өчен спорт коралын саклау бүлмәсен һәм ату урынын карап чыкты.

 

 

Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, яңа спорт комплексы территориясендә укыту-тренировка җыеннары һәм ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Кыштан башлап биредә чаңгычылар шөгыльләнә, ә хәзер аларга биатлончылар да кушылган.

«Бу уникаль база. Узыш трассаларының вариатив схемалары хисабына без теләсә нинди авырлыктагы дистанцияне конфигурацияли алабыз, бу исә теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсендәге спортчыларга күнекмәләр үткәрергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Мэрга Альберт Салихов. Әйтик, җәй көне әзерлекнең башлангыч этабында спортчылар 1,15 км озынлыктагы трассада шөгыльләнә, ә кышын 1,8 һәм 1,95 км дистанцияләрне уза алалар. Профессиональ күнекмәләр өчен чаңгы һәм биатлон трассаларын 800 метрдан 5 км га кадәр озынлыкта конфигурацияләргә мөмкин.

Кыш көне теләге булган һәркем, чаңгыны прокатка алып, трассада шөгыльләнә ала. «Спорт сөючеләр комплексны лаеклы бәяләр дип ышанам», - дип билгеләде Илсур Метшин.

 

 

Трасса дәвамында текә күтәрелешләр һәм төшү урыннары, шулай ук чаңгы спорты нигезләренә төшенеп кенә килүчеләр өчен бик үк текә булмаган участоклар да бар, дип ассызыклады А.Салихов.

Комплекс ясалма кар һәм яктырту системасы белән җиһазландырылган. «Шуның аркасында комплекс теләсә нинди һава торышында гына түгел, тәүлекнең караңгы вакытында да эшли ала», – дип хәбәр итте Физкультура һәм спорт комитеты рәисе.

«Россиядә дөнья дәрәҗәсендәге мондый комплекслар бармак белән генә санарлык. Биредә чаңгычыларның һәм биатлончыларның нәтиҗәле күнекмәләре өчен барлык шартлар да тудырылган, төшү урыннары, күтәрелешләр һәм хәтта трассаның авышлыгы уйланылган. Бик күп ату коридорлары. Комплекс барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, бу биредә Россия спортчыларына гына түгел, чит ил спортчыларына да шөгыльләнергә мөмкинлек бирә», - дип бәяләде яңа спорт объектын Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, заманча чаңгы-биатлон комплексын төзү турындагы карар 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшмәдә кабул ителде, ул төзелеш эшләре барышын берничә тапкыр тикшерде. Спорт объекты берничә этапта төзелде.

Казан Мэры белән спорт комплексында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, район администрацияләре башлыклары һәм башкалар булды.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев