Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минзәлә театрында бәби-спектакль премьерасы булды

Беренчеләрдән булып аны 2 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчалары нәниләре карады.

Минзәлә нәниләре өчен бәби-спектакльләр инде яңалык түгел, чөнки шәһәребездә соңгы ике елда узган бәби-театрлар фестивалендәге спектакльләрнең төп тамашачылары булып нәкъ менә алар тора. «Улым, бүген нинди спектакль карадыгыз?» дип сорасаң, «Мендәргә утырып карый торганны» дип җавап җибәрә бакчага йөрүче улыбыз да.

Минзәлә театрында Мәскәүдән килгән режиссер Юрий Устюгов «Гаҗәеп көн» («Удивительный день») бәби-спектаклен чыгарды. Устюговлар Минзәләдә 2022 елда узган I Бөтенроссия бәби-театрлар фестивалендә ике спектакль белән катнашкан иде.

Шушы көннәрдә Минзәлә театрында «Гаҗәеп көн» бәби-спектакленең премьерасы бара. Аны беренчеләрдән булып 2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре карады.

Гөлнара Якиева, тәрбияче:

- Балалар спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Спектакль кече залда булды. Балалар йомшак мендәрләргә утырып, аякларын җәеп утырып рәхәтләнеп карадылар тамашаны. Бәби-спектакль ул башка спектакльләрдән аерылып тора. Ул балаларга музыка, эмоция, мимика, ишарәләр, ачык матур төсләр белән йогынты ясый. Тамаша вакытында балалар шул спектакль дөньясына чумдылар. Эчтәлегенә килгәндә: әни әкәм-төкәмнең үзенең яңа туган балаларын дөнья белән таныштыруы, аларның маҗаралары хакында. Балалар үзләре дә соңыннан бармакларына әкәм-төкәмнәр киеп, шул әни әкәм-төкәмнең балалары булып уйнадылар. Артистлар да гадәттәгечә, рольләрен бик оста, нәниләр күңеленә үтеп керелек итеп башкардылар.

 

Дифиза Нуриева

«Минзәлә-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев