Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минзәлә драма театры «Гөлҗәннәтнең җәннәте» яңартылган мелодрамасын тәкъдим итте

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте. 1973 елда режиссер Мулланур Мостафин монда Юныс Әминов әсәре буенча «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасын куйган иде. Театрга нигез салучы Сабир Өметбаев икесенә дә театр сәнгатенә фатиханы үзе бирде.

«Быел Сабир Өметбаевка 115 яшь тулган булыр иде. Безнең барлык премьералар һәм күп кенә чаралар шушы дата белән бәйле», - диде театр директоры Илнур Гайниев.

Яңартылган спектакльнең режиссеры - Байрас Ибраһимов, рәссам - Булат Ибраһимов, композитор - Гөлназ Закирова. Гөлҗәннәт ролен талантлы актриса Илсинә Миңнемуллина башкара. Спектакльдә барлыгы 9 актер катнаша.

Театрда «Татар-информ»га сөйләүләренчә, спектакльне яңарту режиссерның гаилә мөнәсәбәтләренә басым ясавына бәйле, ә элек аңа идеологик мәгънә салынган булган.

Искәртик, театрда яңа сезон 29 сентябрьдә Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» трагикомедиясе белән ачылды. Спектакльнең режиссеры – Илсур Казакбаев.

88нче сезонда барлыгы 8 премьера тәкъдим ителәчәк, өстәвенә «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектакле федераль «Кече Ватан мәдәнияты» программасы буенча куела.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев