Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минтимер Шәймиев Якутиянең «Олонхо театры»на баш иеп рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Якутиянең «Олонхо театры» спектаклен караганнан соң артистларга баш иеп рәхмәтен белдерде.

«Булдырасыз! Булдырдыгыз! Без тарихыбызда шулай үз урыныбызны табып бер-беребезгә күрсәтергә тиеш», диде Минтимер Шәймиев Болгарда “Яңарыш: Эпосның заманча укылышы” фестивале программасына кергән «Кыыс Дэбилийэ» олонхо спектаклен караганнан соң.

«Вакыт җитте! Элек күбрәк рәсми очрашулар булса, хәзер бәйрәм формасында очрашып, күзгә-күз карап бер-беребезнең тарихи әсәрләребезне күрсәтеп бәһа бирергә кирәк», дип дәвам итте ул.

Минтимер Шәймиев Россиянең күп милләтле дәүләт булуын ассызыклап, аның көче безнең бердәмлегебездә булуын әйтте. Миниимер Шәймиев тәбрикләү сүзләрен татар телендә җиткерде. «Тагын бер-ике спектакль карасам, телегезне аңлый башлаячакмын», дип өстәде.

«Олонхо театры» җитәкчесе Марина Турантаева Якутия Республикасының дәүләт киңәшчесе, «Олонхо театрына» нигез салган Андрей Борисовның сәламнәрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Əюпова спектакль эчтәлегенә ишарә итеп: «Без тамырларыбызны барламасак, шулай аскы дөньяда калачакбыз», диде. Министр катнашучыларга - Якутия һәм Болгария театрларына Дипломнар тапшырды.

  • Болгарда 9 көн двамында фестиваль гөрли. Бүген ул ачык һавада «Кара пулат» операсы белән төгәлләнә.
  • Мәдәни программада төрле халыкларның театральләштерелгән дастаннары башкарыла,
  • «Ага базар»да 100дән артык һөнәрче үз товарларын тәкъдим итә.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев