«Мин — Татарстан» ярминкәсендә үзмәшгульләр 3 млн сум акча эшләгән
Бауман урамында 120 сәүдә урыны булдырылды.
29—31 августта Бауман урамында узган «Мин — Татарстан» ярминкәсендә үзмәшгульләр 3 млн сум акча эшләгән. 120 җиһазландырылган сәүдә урынында татарстанлылар бизәнү әйберләре, кием-салым, косметика, тәм-томнар, истәлекле бүләкләр һәм башка, шул исәптән милли тематикалы товарлар тәкъдим иттеләр.
Сәүдә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча узды. Аның ярдәмендә эшмәкәрләр яңа сатып алучылар таба, хезмәттәшләре белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм турыдан-туры сату күнекмәләрен үзләштерә алды.
«Минем өчен, беренче чиратта, бу мәйданчыкта мин үз брендым турында сөйли алам, яңа сатып алучылар таба алам. Бизнес-идеяләр һәм үз тәҗрибәләре булган фикердәшләр һәм талантлы кешеләр арасында булу күңелле. Без аралашабыз, бер-беребез белән тәҗрибәләребезне уртаклашабыз», — дип сөйләде ярминкәдә катнашучыларның берсе Камил Кашапов.
Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова билгеләп үткәнчә, Татарстанда үзмәшгульләр җитештерә торган товарлар исемлеге арта гына бара. Катнашучылар тәкъдим иткән барлык продукция сыйфаты һәм җирле яки кулдан җитештерелүе белән аерылып тора.
«Безнең өчен җирле товарлар турында төбәк һәм федераль дәрәҗәдә белүләре мөһим. Моңа охшаш ярминкәләр, үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларга чыгару буенча хезмәтләр, үзмәшгульләр өчен мөмкин булган белем бирү модульләре ярдәм итә», — дип ассызыклады Наталья Кондратова.
Ярминкә ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казаннан үзмәшгульләр үз товарларын Россиянең биш эре маркетплейсында бушлай урнаштыра ала. Теләүчеләр беренчел консультация, шәхси кабинет булдыруда ярдәм һәм яраклы сәүдә мәйданчыгын һәм логистик схеманы сайлау өчен продукцияне анализлауда ярдәм ала.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев