Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мин сине яратам, минем Әлмәт!» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Шәһәрнең 70 еллыгы кысаларында чара Әлмәт хатын-кызлар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге белән берлектә оештырылды.

«Мин сине яратам, минем Әлмәт!» иҗади конкурс җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Өч ай эчендә «Мин сине яратам, минем Әлмәт!» темасына багышланган 30дан артык иҗади эш «Әлмәт хәбәрләре» газетасында басылып чыга һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырыла. Конкурсның максаты-нефтеградның тарихын, истәлекле урыннарын, милли һәм мәдәни мирасын ачык һәм кыска формада чагылдыру, Әлмәт үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең язмышлары турында сөйләү.

Шунысы куанычлы, хикәяләр, шигырьләр, эсселар, фото - һәм видео материаллар төрлелеге белән аерылып тора.

Башкарма комитетның конференц-залында җыелганнарны сәламләп, район советы Аппараты җитәкчесе, Әлмәт хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Роза Әфлятунова төрле яшьтәге кешеләрнең активлыгын билгеләп үтте.

- Юбилей елы кысаларында без туган шәһәребезгә карата халкыбызның мәхәббәт белдерүен ишеттек, укыдык, күрдек. Алар үз карашларыннан, тормыш позициясеннән үзләренең кечкенә ватаны белән горурлануларын  сөйләделәр. Өлкән буын вәкилләренең үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшь буынга зур рәхәтлек белән тапшырулары да бик сөендерә, - диде  ул.

 

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Жюри карары буенча «Мин сине яратам, Әлмәт!» бәйгесенең җиңүчеләре:

   Подъячева Луиза Сәлах кызы - «Эссе» номинациясе;

  Таипов  Шаһит Лотфулла улы - «Фото» номинациясе;

  Миранова Гөлнара Миран кызы - «Хикәя» номинациясе;

   ҖиҺаншина Сирина Максут кызы - «Шигырь» номинациясе;

   Мельников Кирилл Максимович - «Комикслар» номинациясе.

 

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев