Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды
«Кави-Сәрвәр» операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында яңгыраган.
Композитор Миләүшә Хәйруллина «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы лауреаты һәм финалисты булды.
«Кичә „Кави-Сәрвәр“ операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында Мәскәү академия симфоник оркестры башкаруында яңгырады», — дип хәбәр итә әсәрнең либретто авторы Айдар Әхмәдиев.
Дуэтны солистлар Артур һәм Эльза Исламовлар башкарган.
«Кави-Сәрвәр» операсы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр.
Миләүшә Хәйруллин «Опера яки оперетта музыкасы» номинациясендә катнашкан. Конкурс җиңүчесе 25 мартта гала-концертта ачыкланачак.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев