Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино» программасында күрсәтеләчәк

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино: үсеш ноктасы» конкурстан тыш программасында күрсәтеләчәк.

«Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш «Төрки дөнья» һәм «Этник кино: үсеш ноктасы» программалары әзер. «Төрки дөнья» программасына төрки халыкларның 10 кинематография үрнәге, «Этник кино: үсеш ноктасы» программасына дөнья халыкларының традицияләре турында сөйләүче 9 фильм кергән», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

Сайлап алу комиссиясе тамашачы өчен кызыклы һәм үзенчәлекле кинофильмнар сайлаган, диелгән хәбәрдә.

«Төрки дөнья» программасына кергән эшләрнең дүртесен Россия кинорежиссерлары төшергән, калганнары – Казахстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Кыргызстан кинематографистларының иҗаты. Светлана Слапке (Германия) билгеләп үткәнчә, быел бу программада тарихи эшләр юк, иҗатчылар заманның актуаль проблемалары турында уйлана.

«Этник кино: үсеш ноктасы» программасын танылган кино белгече Сергей Анашкин төзегән. Ул Россиянең милли регионнарында төшерелгән фильмнардан тора. Программага Удмуртия, Якутия, Марий Эл, Башкортостан һәм Татарстан кинематографистларының эшләре сайлап алынган.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев