Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Май башында Казанда инвалидлар һәм паралимпиячеләр өчен шәһәрдә беренче спорт комплексы ачылачак

«Ярдәм» мәчете территориясендә төзелгән яңа спорт объектында И.Метшин булды.

Казанда Серов урамындагы «Ярдәм» мәчете территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен, шул исәптән паралимпиячеләр өчен 1200 кв.м мәйданлы махсус спорт комплексы төзелеше тәмамланды. Казан Мэры Илсур Метшин яңа спорт объектында булды, анда бер үк вакытта 40 кеше шөгыльләнә ала. Биредә дәресләр бушлай булачак. Спорт комплексын ачу май башына планлаштырылган, дәресләр җәдвәле төзелгән һәм махсус әзерлек узган 18 тренердан штат җыелган. Шөгыльләнүчеләр төркемен алып килү өчен хәтта махсус җиһазландырылган ике автомобиль дә сатып алынган. Идеядән башлап проектны тормышка ашыруга кадәр бер елдан азрак вакыт узган.

«Изге Рамазан ае ахырында, Ураза бәйрәме алдыннан, без битараф булмаган казанлылар белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган барлык мөселманнарга һәм шәһәр халкына чираттагы бүләк ясый алдык. Биредә физик форманы тоту өчен барлык шартлар да тудырылган – махсус заманча җиһазлар урнаштырылган, югары квалификацияле тренерлар эшли», – диде Илсур Метшин комплексны карау барышында.

 

 

«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Казан Мэры Илсур Метшинга иганәчеләр ярдәме белән төзелгән һәм җиһазландырылган яңа спорт комплексын төзүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Илдар хәзрәт Баязитов шәһәр башлыгының 2008 елда «Сөләйман» мәчетендә булуын һәм мәчет, тернәкләндерү үзәге һәм спорт комплексы булган яңа комплекс төзү өчен җир бүлеп бирү турында карар кабул итүен искә төшерде.

«Илсур Рәис улы спорт комплексы Ураза гаетенә әзер булсын өчен бөтен көчен куйды, – дип билгеләп үтте имам-хатыйб. – Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алган мондый комплексның аналогы юк. Һичшиксез, спорт объектына ихтыяҗ булачак».

Элегрәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп санлы шәһәр спорт комплексларында шөгыльләнде. Инвалидлар өчен махсуслаштырылган спорт объекты төзелеше турында Илсур Метшин педагогларның август конференциясендә хәбәр итте. Карар Казан Мэрының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән очрашуыннан соң барлыкка килде.

Комплексның беренче катында массалы спорт төрләре буенча тренировкалар уздырып була торган күп функцияле спорт залы һәм инвалид коляскалары ярдәмендә хәрәкәт итүче кешеләр өчен тренировка залы урнашкан. Шәһәр башлыгына Илдар хәзрәт Баязитов сөйләвенчә, күп функцияле залда идән паралимпия стандартларын исәпкә алып сайланган, ә функционал флорбол (коляскадагы хоккей), бочча, футбол, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол кебек паралимпия спорт төрләре буенча тренировкалар үткәрергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, гимнастика һәм көрәш өчен маталар сатып алынган, ә киләчәктә фехтование буенча дәресләр үткәрүне өстәү планлаштырыла, дип хәбәр итте «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы.

 

 

Спорт комплексында төрле ярышлар үткәреләчәк. Мәсәлән, шоудаун – сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уен буенча гомумроссия ярышлары оештыру планлаштырыла, анда уенчылар тупны сугып кире кайтарырга тиеш. Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында бу уен зур популярлык казанган.

Күрше залда тренер җитәкчелегендә коляскадагы инвалидларның тренировкалары узачак. Биредә кул мускуллары һәм җилкәләр өчен махсус тренажерлар, шулай ук җайлаштырылган йөгерү юлы урнаштырылган.

Беренче катта ике залдан тыш чишенү-киенү бүлмәләре, санузеллар, сауналар, ресепшен һәм сак пункты бар.

Спорт комплексының икенче катында көч һәм кардиотренировкалар өчен заллар, массаж кабинеты һәм электр мускул стимуляциясе өчен җиһазлар булган кабинет урнашкан. «Барлыгы 12 млн сумга 25 махсус тренажер сатып алдык. Барлык тренажерлар заманча һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Мәсәлән, гантельләр резина белән капланган, ә көч күнегүләре өчен җиһазлар – «блинсыз». Бу килүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен эшләнгән. Җиһазлар белән урнаштырылган система ярдәмендә идарә итәргә мөмкин, ә процессны тренер күзәтеп торачак», – дип билгеләп үтте Илдар хәзрәт Баязитов.

 

 

Массаж кабинетында биеклеге һәм киңлеге буенча көйләнә торган кәнәфи һәм умыртка баганасы белән эшләү өчен каралган инверсион өстәл урнаштырылган. «Сукырлар һәм начар күрүчеләрнең күбесенең аркасы белән бәйле проблемалары бар, шуңа күрә спорт комплексында массаж кабинеты эшләве мөһим», – дип билгеләп үтте имам-хатыйб.

Ике сәгатьлек тренировканы мускулларның электр стимуляторлары белән кабинетта 20 минутлык дәрес белән алыштырырга була. Тренировкалар вакытында махсус костюм киелә һәм стимуляторлар ярдәмендә мускулларның барлык төркемнәре эшкә җигелә.

Спорт комплексында спорт дәресләре көн саен үткәреләчәк, әлеге процесс белән 18 тренер җитәкчелек итәчәк. Аларның барысының да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән балалар белән эшләргә рөхсәт бирүче профильле белеме һәм сертификатлары бар.

Казан тренерларына яңа спорт комплексында шөгыльләнәчәк флорбол һәм бочча командаларын оештырырга булышырга, Татарстан башкаласына Санкт-Петербургтан «Паралимпик-СПБ» адаптив физкультура-спорт клубы президенты, әлеге спорт төрләре буенча тренер Рәзилә Ермакованы чакырдылар. Ул Казанга 2019 елда «Ярдәм – помощь» илкүләм хәйрия фонды чакыруы буенча килгән иде. Ул чакта ул Санкт-Петербургта Россиядә флорбол буенча беренче команда барлыкка килүе һәм спортның бу төре буенча мастер-класста катнашуы турында сөйләде

Илдар хәзрәт Баязитов хәзер спортның башка массалы төрләре буенча да тренировкалар үткәрү өчен белгечләр сайлау бара, дип сөйләде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев