Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган

Батыр егетнең шигырьләре Зәйдә Төзүчеләр урамындагы 18 һәм 20нче йортларның фасадларын бизи.

Авторның шигырьләре патриотик төстә бизәлеп, зур баннерларда урнаштырылган, алар әллә кайдан күренеп тора.

Бу шигырьләр нәрсә турында соң? Әлеге сорауга автор үзе махсус операция зонасында аның янына килгән якташлары белән сөйләшкәндә җавап бирә. Аның янына тормыш иптәше хәрби операция зонасына килә, гүзәл затны кырыс хәрби-кыр шартлары да куркытмый, ире белән бергә блиндажда куна. Ир белән хатын бергә бик аз вакыт үткәрәләр — сугыш хәрәкәтләре көчәя бару сәбәпле, хатын кайтып китәргә мәҗбүр була.

 

Хәрби бу кыска очрашуның барлык мизгелләрен хәтерендә саклап кала һәм гомерендә беренче тапкыр шигырьләр яза. Алар «Новый Зай» газетасының 14 июль санында басылып чыкты, ә хәзер аларны зур баннерларда теләгән һәркем укый ала.

Хәрби егет бүгенге көндә дә шигырьләр язуын дәвам итә һәм аларны махсус хәрби операция вакыйгаларына багышлый. Зәй егете катлаулы хәрби шартларда махсус хәрби операция территориясендә батырларча хезмәт итә, үзенең хәрби бурычын лаеклы үти.

 

Клара Ермолаева

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев