Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Марат Әхмәтов: Балада туган телгә мәхәббәт уяткан укытучылар кадерле кешеләр булачак

«Баланы үзенең биргән дәресенә авызына каратып, әсир итеп тота белгән укытучылар бар», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, балада туган телгә мәхәббәт уятып, аның матурлыгын, зәвыклыгын, әдәби көчен сеңдерә белгән укытучылар, тәрбиячеләр кадерле кешеләр булачак.

«Баланы үзенең биргән дәресенә авызына каратып, әсир итеп тота белгән укытучылар бар. Балалар бакчада шундый мохиткә килеп эләгеп, туган телен сеңдереп кала алса, киләчәге нинди булса да, туган телен онытмаячак», - диде ул «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның икенче «Туган тел фест 2022» республикакүләм фестивале ачылышында.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бу очракта кешенең күңелендә татарлык рухы булырга тиеш. «Ул күңелнең үлчәүгә салып булмый торган бер халәте. Кеше татарлыгын күңелендә һәрдаим йөртә, кадерли белә, аның кирәк икәнен танып яши икән, бу безнең иң матур сыйфатыбыз булачак», - диде ул.

«Бүген татар телен өйрәнү – мәҗбүри әйбер түгел. Дөрес, ул дәүләт теле буларак, мәҗбүри уку программасына бу уку елыннан керде. Мохит шундый булгач, әти-әни бик кирәксенми. Бала никадәр азрак укыса, аңа шулкадәр отышлы. Тормышта аның белән баеп та, җиңеп тә булмый. Әмма татар теле - рухи байлык. Бу очракта татар теле укытучысы яки тәрбиячесе үз намусы белән укыта», - ди комиссия рәисе.

Марат Әхмәтов үзе җитәкләгән комиссия, Татарстан мәгариф министрлыгы, муниципаль хакимият җитәкчеләре балалар бакчаларындагы милли мохиткә, милли тәрбиянең эчтәлегенә күбрәк игътибар бирергә тиеш дигән фикердә. «Без сезгә мөмкинлек тә тудырырга тиеш, икенче яктан, сезнең дә ифрат саф татар күңелле булуыгызга без инанырга тиеш», - диде ул.

«Шәһәр җирендә торган татар гаиләләрендә татарча аралашалар, бала татар телендә өйрәнә. Бакчага бара да, туган телен оныта. Кемнедер гаепләп әйтүем түгел, безнең гомуми мохитебез шундый. Без, татарлар, болай да кызык кешеләр: сигез татар янына башка милләт кешесе килеп керсә, русча сөйләшә башлыйбыз, өч татар кешесе очрашса да, үзара русча сөйләшәләр», - дип билгеләп үтте ул.

Марат Әхмәтов уку елы башланганнан соң, Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашында булдыклы, эшчән, нәтиҗәле татар теле укытучылары белән аерым очрашачагын әйтте. «Бөтен серне әйтеп бетермим. Андый укытучыларны без аерым күрергә тиеш дип саныйм», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев