Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Марат Әхмәтов 18 нче татар гимназиясе бинасы ачылышында: Гимназия яңа бинага лаек иде

Бүген Казанда 18 нче татар гимназиясе укучылары беренче тапкыр «Галәм» дип исемләнгән яңа бинага җыелды.

 Бу 22 ел буе зарыгып көткән бина. Биредә башлангыч сыйныф укучылары элекке балалар бакчасы бинасында укый, ә урта һәм өлкән сыйныфлар күршедәге 42 нче мәктәпкә йөреп укый иде. Хәзер иске бинага реконструкция ясап, 10 мең квадрат метрлы яңа янкорма төзегәннәр.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. 

"1 нче сентябрь барыбыз өчен дә бик кадерле. Беренче сыйныфка керүчеләр, вакыт узып, мәктәп бусагасын атлап кире чыкканнан соң, сагынып искә алыр. Мәктәп еллары һәрберебез өчен искиткеч ихлас, матур, эчкерсез еллар. 18 нче гимназиябез чыннан да эчтәлеге белән милли мәгариф үзәге. Әлеге мәктәп шушындый матурлыкка, яңа бинага, һичшиксез, лаек иде", - ди Марат Әхмәтов. 

Ул гимназиянең Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Президенты бүләге иясе, "Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кергән мәктәп булуын искәртте. 

"Киләчәктә дә мин ышанам: педагогик коллектив һәм ата-аналар уртак телдә булып, милли мәгарифнең өлгесе булыр дип өметләнәм. Биредә мөмкинлекләр зур, белем, тәрбия эчтәлегенә дә зур мөмкинлекләр ачылган", - дип бәяләде Марат Әхмәтов. Укучыларны Белем көне белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек теләде. 

Марат Әхмәтов үзенең укытучылар гаиләсендә туып үскәнен дә билгеләп узды. "Миңа укытучы язмышы, укытучының уй-кичерешләре, тормыш мәшәкатьләре, гаилә торышы бик якын. Укытучыларның күңел халәтен кемнәргәдер караганда, бәлки, яхшырак та аңлыйм кебек. Укытучы булу җәмгыять, халык алдында искиткеч зур, җаваплы язмыш. Яшүсмер, балачак чорларымда укытучы абруеның иң югары чорларына туры килдем", - диде. 

Комиссия рәисе әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итте. "Сез укытучыларны якын итә, ихтирам итә белегез. Алар аерым язмыш кешеләре, аерым ихтирамга лаек", - диде. 

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров яңа белем бирү учреждениеләре төзү һәм төзекләндерү программасы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Мәгарифкә республика бюджетының өчтән бере тотылуын искәртте. 

Чыгышында ул гимназиягә үсеш теләде. "Гимназия 40 еллыгын билгеләп үтә, хәзер мәктәптә спорт залы, җиһазлаган кабинетлар, хореография кабинеты бар. 1 класстан 9 класска кадәр татар телендә укыйлар, бу татар мәдәнияте традицияләрен яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирә", - диде. 

"Яңа бинада кызыклы дәресләр, яңа дуслар, мавыктыргыч уку көтә. Бу еллар иң кыю планнарыгызга беренче баскыч булып истә калсын", - дип теләде Гафаров. Шушы бинаны реконструкцияләү эшендә рухландыручы Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде. 

Гимназия директоры Гөлшат Фәсхетдинова бүгенге озак көтелгән вакыйга уңаеннан хисләре белән уртаклашты. "Бүгенге шатлык хисләре әйтеп бетергесез. Моңарчы балалар ике мәктәп арасында йөреп интекте, хәзер аларга яңа бинада уку мөмкинлеге тудырылды. Уучылар сөенечтән яңа спортзалда хәтта бүген волейбол ярышларын оештырды", - диде.

 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев