Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Май ахырына кадәр казанлылар 2024 елда төзекләндерү өчен ишегаллары һәм җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирә алалар

22 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, сораштыруда республиканың 91,4 меңнән артык кешесе катнашкан.

31 нче майга кадәр татарстанлылар 2024 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирә алалар. Сораштыру 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркемгә ачык. 22 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә 91 мең 424 кеше катнашкан, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Быел тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән иҗтимагый киңлекләр исемлегенә Казанның 30 объекты кертелгән. Исемлек шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән. Шулай ук сораштыруда катнашучылар үз объектларын төзекләндерү өчен тәкъдим итә алалар. 

Тавыш бирү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасында авторизацияләнергә кирәк. Бер кеше бер тапкыр гына тавыш бирә ала. 

Сораштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә. Татарстанда тавыш бирү алтынчы тапкыр оештырылган, гомумроссия дәрәҗәсендә ул өченче тапкыр уза. 

Исегезгә төшерәбез, республика халкы шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны сайлый ала. Быел Казанда 533 мең кв.м артык асфальт-бетон өслеге булган 482 йортның территориясен яңартачаклар. Яхшырту ТР башкаласында яшәүче 100 мең кешегә кагылачак.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев