Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кышын Казаннан Кувейт һәм Кытайга авиарейслар җибәрергә планлаштыралар

Иранга да очышлар башкарылырга мөмкин

 Кышын Казаннан Кувейтка чартер рейсларын ачып җибәрү планлаштырыла, шулай ук Кытай (Шанхай) белән туры авиаэлемтәне җайга салу мәсьәләсе карала. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Казан аэропорты генераль директоры Сергей Романцов хәбәр итте.

 

Кувейтка очышларны Jazeera Airways авиакомпаниясе башкарырга планлаштыра. Әлегә рейсларның ничә тапкыр булачагы билгесез, хәзер слотлар сорыйлар.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, Иран белән турыдан-туры авиаэлемтәне дә җайга салу күздә тотыла. «Хәзер Тәһран – Казан рейсын ачу һәм безгә Ираннан туристлар китерү өчен партнерлар эзлибез, чөнки визасыз режим да, башка өстенлекләр дә бар», – дип билгеләп үтте ул.

Ислам республикасына очышларны Nordwind авиакомпаниясе башларга тырышачак, дип хәбәр итте аның коммерция директоры Антон Маттис. Элегрәк билгеле булганча, ташучы Казаннан Якутскига авиарейслар башкара башлаячак. Очышлар 2024 елның 28 нче апреленнән атнага ике тапкыр башкарылачак.

 

KZN.RU

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев