Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кыргызстаннан Турсунбек Акун татарларга: Туган телне, мәдәниятегезне сакларга тырышыгыз

Үзәк Азия илләрендә Кеше хокукларын яклау буенча конгресс координаторы, Кыргызстанда хокук яклау хәрәкәте рәисе Турсунбек Акун «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан Экспо»да БРИКС саммитында туган телне, мәдәниятне саклау проблемасы турында сөйләде.

«Мин Бишкәк шәһәреннән. Казанга беренче тапкыр килдем. Татарлар – кунакчыл халык, Казан – гүзәл шәһәр. Ризыкларыбызда охшашлыклар барлыгын беләм. Мәсәлән, бездә дә бавырсак милли ризыгы бар, ул чәкчәккә охшаш. Казан урамнарында йөрдек, татар яшьләрен очраттык. Кайберләре татарча белмәүләрен әйтте. Кардәш халыкларыбызга теләгем шул: туган телегезне, мәдәниятегезне саклагыз, сакларга тырышыгыз», - диде ул хәбәрчегә.

Аның әйтүенчә, Кыргызстанда кыргыз теле – дәүләт теле булып санала. «Моннан тыш, рус теле – милләтара аралашу теле. Бу – дәүләтебезнең Конституциясендә теркәлгән. Авыл җирлекләрендә, башкалабыз Бишкәктә һәм башка кайбер шәһәрләрдә яшьләребез русча сөйләшә, кызганыч. Бигрәк тә балалар, укучылар, студентлар үзара рус телендә аралаша. Әмма без балаларыбызга, оныкларыбызга туган телебезне тапшырырга тырышабыз. Бу юнәлештә әле эшлисебез бар», - диде Турсунбек Акун.

«Иң мөһиме – без телебезне югалтмыйбыз. Дәүләтнең барлык программалары, Хөкүмәттәге киңәшмәләр, утырышлар, форумнар фәкать кыргыз телендә уза. Президентыбыз Садыр Жапаров белән горурланабыз. Ул да чыгышларын кыргыз телендә генә алып бара. Элек без Советлар Союзының әгъзасы – союздаш республика – Мәскәүгә буйсына идек, шуңа күрә бу фактор да тел мәсьәләсендә роль уйный», - диде ул.

Турсунбек Акун Кыргызстанда да тел проблемасының булуын искәртте.

«Шуңа күрә татар халкы, татар җәмәгатьчелеге, Татарстанда яшәүчеләр – яшьләрнең татар телен белү дәрәҗәсен күтәрергә тиеш дип саныйм. Алар бары тик татар телендә генә сөйләшергә тырышсын иде. Рус телен белсеннәр, әмма татар теле – төрки телләрнең берсе. Казахлар – казах телен, кыргызлар – кыргыз телен, татарлар татар телен белергә, татарча сөйләшергә тиеш. Үз йөзегезне югалтмагыз. Бу минем киңәшем», - дип йомгаклады ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев