«Крылья Советов» паркында казанлыларны фокстрот биергә өйрәтәчәкләр
Республикада

«Крылья Советов» паркында казанлыларны фокстрот биергә өйрәтәчәкләр

Мастер-класска керү ирекле.

Бүген Казанның «Крылья Советов» паркында фокстрот буенча бушлай мастер-класс булачак. Дәрес «Бию мәйданчыгы» проекты кысаларында узачак.

Парлы биюгә төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге теләүчеләр өйрәнә ала. Бөтенләй биеп карамаган кешеләр дә килә ала. Мастер-классны «Яшәү яме» проекты укытучысы уздырачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Дәрес 18:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – «Крылья Советов» паркының бию мәйданчыгы. Алдан язылу таләп ителми.

 

kzn.ru


Нет комментариев