Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Корбан бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты 1:30 сәгатьтә йөри башлаячак

Корбан чалу йолалары 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы июньдә 17 махсус мәйданчыкта узачак

Казанда җәмәгать транспорты 28 нче июньдә 1:30 сәгатьтән эшли башлаячак. Бу Корбан бәйрәме белән бәйле, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров.

«Хөрмәтле коллегалар, район администрацияләре башлыклары, төрле яшьтәге дин тотучылар бәйрәм намазларында катнаша алсын өчен транспорт белән тәэмин итүнең барлык мәсьәләләрен мөмкин кадәр игътибар белән эшләүне үтенәм», – дип йөкләде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. 

Илнур Шакиров сүзләренчә, Корбан бәйрәме 2:30 сәгатьтә шәһәр мәчетләрендә Коръән укудан башланачак. Аннары Корбан чалу йолалары башланачак, алар 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы июньдә шәһәрнең төрле районнарындагы 17 махсус мәйданчыкта узачак: 

«Әл-Мәрҗани» мәчете (К.Насыйри ур., 17); 

«Апанай» мәчете (К.Насыйри ур., 27); 

«Корбан бәйрәме» комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6); 

«Тынычлык» мәчете (Мирный поселогы, Мелитополь ур., 15); 

«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193); 

«Ризван» мәчете (Х.Мәүлетов ур., 48а); 

«Билал» мәчете (Иркен ур., 29); 

«Коддус» мәчете (Яснополянский тыкрыгы, 16); 

«Иман Нуры» мәчете (Дорожная ур., 32а); 

«Бистә Нуры Габделгалләм» мәчете (Яңа Сосновка торак массивы, Пионер ур., 5); 

«Казан Нуры» мәчете (Ф.Әмирхан ур., 3, корп. 2); 

«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66); 

«Фатиха» мәчете (Кадыш торак массивы, Рихард Зорге ур., 2а); 

«Мәүлид» мәчете (Залесный торак массивы, Селянская ур., 23); 

«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный торак массивы, Осиново тыкрыгы, 16а); 

«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б); 

«Рәҗәб» мәчете (Энгельс ур., 20/39). 

Шәһәр хезмәтләре Корбан хайваннары белән рөхсәтсез сәүдә итү һәм аларны билгеләнмәгән урыннарда чалуга юл куймау буенча эш оештыра. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрәчәк. Шулай ук барлык кирәкле санитар-эпидемиягә каршы чаралар каралачак. 

Татарстанда 28 нче июнь эшләми торган бәйрәм көне булачак, дип искәртте спикер.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев