Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Әкият» курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов «Тантана» премиясен бишенче тапкыр алды

Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шагалиева премиягә «Адәмнәр» курчак спектакле өчен лаек булды.

«Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шагалиева Тантана премиясенә лаек булды. Дилүснең бу бишенче тапкыр «Тантана» премиясен алуы.

Артистлар бу премиягә «Адәмнәр» курчак спектаклендәге рольләре өчен лаек булды. Алар спектакльдә икәү уйныйлар.

«Иң яхшы курчак театры актёры» номинациясенә Чаллы курчак театрыннан Ева Кошкина, Татьяна Салиховалар да тәкъдим ителгән иде.

Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Шушы көннәрдә ул Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев