Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Киләчәк уеннары»на билетларның 73% ы сатылып беткән

Ярышларның амбассадорлары арасында Слава «Бустер», DJ Smash, Андрей Аршавин, Влад «А4» бар.

Бүгенге көндә «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирына билетларның 73% ы сатылган. Барлыгы 80 мең слот чыгарылган. Берничә дисциплина, шул исәптән YOTA Фиджитал MOBA дисциплинасы (Dota 2 + Суперфинал) буенча финалга билетлар инде беткән. Бу хакта ТРның спорт министры Владимир Леонов матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 

«Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак, ә беренче ярышлар инде дүшәмбе көнне старт ала.

«Барлык объектларда да эшләр башланды, инсталляцияләрнең күләме зур. Проект яңа. Татарстанның халыкара чаралар үткәрү тәҗрибәсе булуга карамастан, «Киләчәк уеннары» –үзенчәлекле продукт. Ул революцион, стандарт булмаган проект. Аны иң югары дәрәҗәдә уздырырбыз дип өметләнәбез һәм ышанабыз», – дип билгеләп үтте спикер.

Бүгенге көндә турнирда катнашуларын 107 илдән 277 команда раслады – бу 2 меңнән артык спортчы. Аларга 21 дисциплинада иң яхшыларны билгеләргә туры киләчәк.

Татарстаннан турнирда «Ак Барс» хоккей клубы, «Уникс» баскетбол клубы командалары, Марик һәм Ирек Ризаев (фиджитал-BMX), Георгий Беляев һәм Никита Яушев (дроннар ярышы), Борис Гарифуллин һәм Михаил Стаценко (электрокартинг) чыгыш ясаячак. Приз фонды якынча 10 млн долларны тәшкил итә.

Тамашачыларга һәм җанатарларга бай күңел ачу программасы вәгъдә ителә. Ярышлардан тыш, казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен конкурслар оештырылачак, аерым алганда, теләгән һәркем триатлон, сквош, регби, фехтование буенча фиджитал-ярышларның демо-версияләрендә үз көчен сынап карый алачак. Активлыкларда турнирның амбассадорлары катнашачак, алар арасында Влад «А4», Егор Крид, DJ Smash, Андрей Аршавин, Артем Дзюба, Слава «Бустер» бар.

Ярышларның күпчелеге узачак «Казан Экспо»га кадәр «Җиңү проспекты» метро станциясеннән бушлай шаттллар йөриячәк. Күргәзмә үзәгенә электричкада баручылар өчен турнирга билет белән юл йөрү бушлай булачак.

Уеннарны 200 мәйданчыктан, шул исәптән федераль каналлар һәм цифрлы платформалар аша күзәтергә мөмкин булачак. Турнирны ачу тантанасын 21 нче февральдә 19:00 сәгатьтә – «Беренче канал», ә ярышларны ябу чарасын 3 нче мартта 20:00 сәгатьтә «Россия 1» каналы күрсәтәчәк.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев