«Киләчәк уеннары» үткәрү чорында кайбер урамнарда хәрәкәтне чикләячәкләр
Чикләүләр 17 нче февральдән 1 нче мартка кадәр гамәлдә булачак.
Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры уздырылган чорда шәһәрнең кайбер урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Абдулла Бичурин урамы буенча Чистай урамындагы 46 нчы йорттан Сибгат Хәким урамына кадәр юл участогында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү 17 нче февральдән 23 нче февральгә кадәр гамәлдә булачак.
Шулай ук 22-27 нче февральдә хәрәкәт Казан циркы периметры буенча җирле юллар буенча чикләнәчәк (Меңьеллык мәйданы, 2): Кремль яр буеннан һәм Кремль күпереннән Казан Үзәк стадионының көнчыгыш ягы каршындагы Меңьеллык мәйданындагы парковка зонасына кадәр (Ташаяк урамы, 2а), күрсәтелгән парковка зонасының бер өлешен кертеп, җир асты җәяүлеләр үтүенә кадәр.
Спартак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр Һади Такташ урамы буенча автомобиль юлы участогында, шулай ук Марсель Сәлимҗанов урамының сул ягында Бәшир Рәмиев исементәге ИТ-парк бинасы алдындагы керү кесәләрендә транспорт чаралары хәрәкәтен 21 нче февральдән 1 нче мартка кадәр чикләячәкләр.
Әлеге чикләүләр «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы билгеләгән форма буенча махсус пропусклар белән җиһазландырылган транспорт чараларына кагылмаячак.
«Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Элегрәк KZN.RU «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында ярышларның спорт программасын һәм аларны үткәрү объектларын расладылар дип хәбәр итте.
KZN.RU
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев