Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Хипстер һәм неформал» — рәссам Данил Әхмәтшин Тукайны яңа образда тәкъдим итте

«Шүрәле хыяллары һәм куркулары» күргәзмәсендә татар шагыйре һәм аның әкиятләрендәге образлар гадәти булмаган образда ясалган.

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь рәссам Данил Әхмәтшинның «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» эксперименталь сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Туксанынчы елларда гадәти булмаган кешеләр — „неформал, хипстерлар“ артты. Чәчләре озын, төрле төскә буялган, киемнәре башкаларныкына охшамаган — үзләренә генә хас стильдә киенеп йөрделәр. Алар скейтта йөрде, музыкаль төркемнәрдә җырлады. Кемдер моны кабул итмәде. Ә мин Тукайны шул яшьләрнең хәрәкәтенә кертеп карадым», — дип таныштырды рәссам. 

 

 

Данил Әхмәтшин рәсемнәрне ясар алдыннан Тукайның иҗатын тагын бер кат өйрәнеп чыккан. «Ул миңа шәхес буларак та кызыклы иде. Китапларда Тукайны гел бертөрле күрсәтәләр. Без аны ябык кына ярлы шагыйрь буларак күреп гадәтләнгән. Аның шигырьләрен укыгач, минем күзалдымда бөтенләй башка образ туды», — ди ул.

Рәссам буларак, ул бу проектны уңышлы дип бәяләде. «Халыкның кабул итү-итмәвен аларның бәяләүләреннән чыгып соңрак беләчәкбез. Тукайның гадәти образы белән бәхәсләштем: аны төрле формада биреп карадым. Аны хипстер, рокер итеп сурәтләдем, Су анасы белән Шүрәленең тәннәренә татар бизәкләре төшердем», — дип күрсәтте ул. 

 

 

Рәсемнәр комикс форматында эшләнгән. Данил Әхмәтшин рәсемнәрне үзе өчен генә ясый башлаган, барлык рәсемнәрен җыеп, күргәзмә үткәрү — тәҗрибәсендә беренче тапкыр. «Бу рәсемнәрне укуда Тукай шәхесен өйрәнер өчен кулланып булмый, чөнки биографиясен чагылдырмый. Бу уйлап чыгарылган образлар», — диде ул. 

 

 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сүзләренчә, кайбер рәссам һәм скульпторлар Тукайның иҗатын укымыйча гына эшкә алыналар. «Һәрчак беренчел чыганакны өйрәнү кирәк. Тукайның тормышын, ул яшәгән чорны — XX гасыр башын тоеп карау мөһим», — дип саный ул.

 

 

Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Миләүшә Нуруллина һәр рәсемдә шәхесне ярату, юмор, кызгануны күреп була дип саный. «Монда сарказм яки мыскыллау юк. Рәсемнәрдә татуировкалар ясалган кызларны күреп, моның кирәге бармы соң дип, яшь буын уйлануга кала. Рәссамның эшләре мине гаҗәпләндерде», — дип сөйләде чыгышында ул.

Күргәзмәдә авторның заманча иҗаты, Тукай геройларына һәм татар мәдәниятенә яңа карашы чагылыш таба. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев