Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

КФУ аспиранты «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» булды

Никита Лихачев «Алгарыш» программасы буенча чит илдә уку мөмкинлеге алды.

Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» премиясен тапшыру тантанасы булды. Төп бүләккә КФУ аспиранты Никита Лихачев ия булды. Бүләкне аңа ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Никита Лихачев 2022 елда Россиянең иң яхшы студентлар спорт менеджерларының берсе булды, шулай ук Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты составына керде. Шулай ук аспирант «Казан Юлбарслары» студентлар спорт клубын җитәкли, ул бөтенроссия иң яхшы студентлар спорт клублары конкурсында бронза медаль алды.

«Мин премиядә өченче тапкыр катнаштым. Бу – минем өчен башкаларга үрнәк күрсәтү һәм барысы да юкка булмаганын күрсәтү мөмкинлеге. Барысы да спорттагы кебек килеп чыкты. Барысы да шунда ук чемпион булмыйлар, һәр титул артында зур хезмәт һәм үҗәтлек тора», – диде Никита Лихачев. Конкурста җиңү нәтиҗәсендә ул «Алгарыш» программасы буенча чит илдә уку мөмкинлеге алды.

Традицион рәвештә премияне 18 номинация буенча тапшырдылар: 9 индивидуаль һәм 9 коллектив. Быел барлык юнәлешләр буенча республиканың 28 югары уку йортыннан 435 гариза килгән. Иң популярлары – «Ел интеллекты» – 67 гариза, «Гран-при» – 61 гариза һәм «Ел җәмәгать эшлеклесе» – 51 гариза. Катнашучыларның берсенә тугыз номинация буенча махсус приз тапшыру быелгы яңалык булды.

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясе 18 нче тапкыр оештырылды. Ул төрле юнәлешләр буенча яшьләрнең үзбилгеләнүенә юнәлдерелгән һәм студентларның Татарстан икътисады үсешендә әһәмиятен күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев