Казансуда 78 яшьлек ир-ат батып үлгән, аның мәетен Киров дамбасы янында тапканнар
Республикада

Казансуда 78 яшьлек ир-ат батып үлгән, аның мәетен Киров дамбасы янында тапканнар

2нче зона янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына көндезге унберенче яртыда хәбәр иткәннәр. 

 

 

2нче зона янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре 78 яшьлек ир-атның мәетен Казансу елгасыннан, Киров дамбасы яныннан табып алган. Бу урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган. 

 

 

Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Фотодан күренгәнчә, ир-ат бу урынга балык тотарга килгән булгандыр, мөгаен. 

 

Павел Климчак 

«Татар-информ» 


Нет комментариев