Казансу яр буенда җәйге сезон петанк уены белән ачылачак
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Казансу яр буенда җәйге сезон традиция буенча петанк уены белән ачылачак. Шәһәрлеләрне биредә 18 нче майда көтәләр.
Катнашучыларга чиратлап металл шарларны ыргытырга туры киләчәк, алар кечкенә агач шарга – кошонетка мөмкин кадәр якынрак урнашырга тиеш. Уенда икешәр кешедән торган ике команда катнаша. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Катнашу өчен команда тупларга һәм сылтама буенча теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикләнгән.
Ярышлар 17:00 сәгатьтә башлана һәм ике сәгать дәвам итә. Кунакларны Подлужная урамы, 19 («УРАМ» экстрим-паркы янәшәсендәге пляж волейболы мәйданчыгы янында) адресы буенча көтәчәкләр, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев